ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Актанышта үзара салым җыю буенча референдум көне билгеләнде

23 октябрь 2018, 03:00

Быел да Актаныш районы җирлекләрендә үзара салым күләме ничә сум тәшкил итәчәген һәр җирлек үзе билгеләячәк.

(Актаныш, 23 октябрь, "Татар-информ",  "Актаныш таңнары" ). Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты Актаныш муниципаль районы территориясендә гражданнарга үзара салым мәсьәләсе буенча җирле референдум үткәреләчәге хакында хәбәр итә. Ул – ноябрьнең өченче якшәмбесе, ягъни 18 ноябрь көнне үтәчәк. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.

Бу көнне үзара салым җыюга кагылышлы референдум республикабызның барлык районнарында һәм авылларында уза. Тавыш бирү 2018 нче елның 18 ноябрендә 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Быел да Актаныш районы җирлекләрендә үзара салым күләме ничә сум тәшкил итәчәген һәр җирлек үзе билгеләячәк. Башка еллардагы кебек үк, аның һәр бер сумына Хөкүмәт тарафыннан дүрт сум өстәлә.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10