ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Азнакайда район башлыгы катнашында парламент дәресләре үткәрделәр

23 октябрь 2018, 08:00 , Фото: aznakaevo-rt.ru

Азнакайда район башлыгы катнашында парламент дәресләре үткәрделәр Марсель Шәйдуллинга Парламент дәресендә сораулар күп булды.

(Азнакай, 23 октябрь, "Татар-информ", "Маяк", Резедә Шәрипова). Азнакай 8 нче урта мәктәбендә Парламент дәресе муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашында узды.Марсель Шәйдуллин аларны җирле Советларның эшчәнлеге белән таныштырды. Бу турыда район газетасы яза.

Укучылар илебез, республикабыз парламентарийларының тарихы, функцияләре һәм эшчәнлеге хакында белемнәрен ныгыттылар.

Марсель Шәйдуллин аларны җирле Советларның эшчәнлеге белән таныштырды. Укучылар аңа кызыклы сораулар да бирделәр: "Сез район башлыгы булырга теләгән идегезме?", "Пенсия яшен арттыруга мөнәсәбәтегез?", "Ничек район белән идарә итәргә дә, спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт табасыз?" һ.б.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10