ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Азнакай егетләре армияга әзерләнә

23 октябрь 2018, 02:00 , Фото: aznakaevo-rt.ru

Азнакай егетләре армияга әзерләнә Егетләргә истәлеккә кул сәгатьләре тапшырдылар.

(Азнакай, 23 октябрь, "Татар-информ", "Маяк" Лиза Нурлыева). Көзге чакырылышта хәрби хезмәткә җыенган егетләр өчен истәлекле кичә үтте. Анда район башлыгы Марсель Шәйдуллин, хәрби комиссариатның Азнакай бүлеге җитәкчесе Рәдиф Камалеев аларга хәер-фатиха биреп, традиция буенча, истәлеккә кул сәгатьләре тапшырдылар.Бу турыда район басмасы яза.

Әфганлылар исеменнән Айрат Батыров, 7 нче мәктәп укытучысы Илһам Сәлифов, әти-әниләр исеменнән Зөлфия Тимкәева чыгыш ясап, егетләрнең яхшы хезмәт итеп, исән-имин туган якларга әйләнеп кайтуларын теләделәр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10