ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Теләче балалары Санкт- Петербург шәһәренә сәяхәт кылды

23 октябрь 2018, 01:00 , Фото: tulachi.ru

Теләче балалары Санкт- Петербург шәһәренә сәяхәт кылды Әлеге сәфәргә Теләченең 1нче балалар бакчасы иң яхшы экологик проект өчен лаек булды.

(Теләче, 22 октябрь, “Татар–информ”, “Теләче”, Эльмира Әхмәтҗанова). Республикакүләм “Туган як экология”се конкурсында җиңүчеләр Санкт- Петербург шәҺәрендә сәяхәттә булып кайттылар. Сәфәр иң яхшы экологик проект өчен Теләче 1нче балалар бакчасы командасына беренче урын өчен бүлә кбулды, дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.

Катнашучылар шәһәрдә өч көн булдылар: Санкт- Петербург белән якыннан таныштылар, Петергофка сәяхәт кылдылар. Иң кызыгы рус географиясе җәмгыяте музеена кереп андагы экспонатлар, бөек сәяхәтчеләр турында якыннанрак танышу булгандыр. Биредә бик бай истәлекле уникаль китапханә, шулай ук фәнни архив һәм Ю. М. Шокальский исемендәге Лекторий урнашкан.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10