ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлмәттә туган якны өйрәнү эшчәнлеге буенча семинар узды

23 октябрь 2018, 06:00

Биредә туган якны өйрәнү эшчәнлегенең гамәли әһәмиятенә зур игътибар бирелде.

(Әлмәт, 23 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). С.Сөләйманова исемендәге үзәк китапханәдә «Татарстан Республикасы китапханәләренең туган якны өйрәнү эшчәнлеге: хәзерге торышы һәм перспективалары» дип исемләнгән зональ семинар узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Семинар Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге тарафыннан оештырылды. Семинарда Татарстанның көньяк-көнчыгыш ҮКСның, шулай ук Түбән Кама, Яр Чаллы, Алабуга, Менделеевск китапханәләренең директорлары һәм хезмәткәрләре катнашты. Биредә туган якны өйрәнү эшчәнлегенең гамәли әһәмиятенә зур игътибар бирелде. Чара ахырында катнашучылар 2 нче китапханә филиалында кунак булдылар. Соңыннан шәһәр буенча экскурсия уздырылды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10