ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Әлмәттә берәү ике машина арасында кысылып калган

23 октябрь 2018, 00:00

“Шевроле Нива” автомобиле йөртүчесе машинасы белән артка чигенгәндә 80 яшьлек җәяүлене бердергән.

(Әлмәт, 23 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 21 октябрь көнне Әлмәттә Объездная урамы, 9А йорты каршысында юл-транспорт вакыйгасы була. Анда өлкән яшьтәге ханым зыян күргән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

“Шевроле Нива” автомобиле йөртүчесе машинасы белән артка чигенгәндә 80 яшьлек җәяүлене бердергән. Әлеге ханым “Волга” машинасыннан чыга торган була һәм ике транспорт чарасы арасында кысылып кала. Зыян күрүчене медсанчастька озатканнар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10