ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Ташкентның татар яшьләре берлеге ун еллыгын бәйрәм итә

23 октябрь 2018, 07:14 , Фото: tatar-congress.org

Ташкентның татар яшьләре берлеге ун еллыгын бәйрәм итә Үзбәкстан татарлары Ташкент шәһәренең Анхор-Локомотив мәдәният һәм ял паркында TATAR FEST көз бәйрәменә җыелды.

(Казан, 22 октябрь, "Татар-информ"). Үзбәкстанның Ташкент шәһәрендә татар яшьләре берлеге оешуга 10 ел тулу уңаеннан  21 октябрьдә TATAR FEST көз бәйрәме булган. Чараны Анхор-Локомотив мәдәният һәм ял паркында оештырганнар.  Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

TATAR FEST бәйрәмендә чүлмәк вату, бау тарту, кашыкка йомырка куеп йөгерү кебек татар милли уеннары булган. Шулай ук гамәли-декоратив сәнгать һәм татар халкы көнкүреше күргәзмәсе оештырылган.

Бәйрәм “Изге нур” татар халык фольклор ансамбле, “Яшьлек” татар-башкорт ансамбле, “Сандугач” татар ансамбле, “Ләйсән” бию ансамбле чыгышларыннан торган концерт, татар халкы гимны “Туган тел” җырын җырлап төгәлләнде, диелгән әлеге хәбәрдә. 

Чарада Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе урынбасары, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин да катнашкан.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10