ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Кама Тамагы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасыннан китте

22 октябрь 2018, 21:47 , Фото: kamskoe-ustie.ru

Кама Тамагы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасыннан китте Роман Михеев әлеге карарын гаилә хәлләре белән аңлаткан.

(Казан, 22 октябрь, "Татар-информ"). Кама Тамагы районы башкарма комитеты җитәкчесе Роман Михеев вазифасыннан китте. Бу турыда "Волжские зори" район басмасы хәбәр итте.

Түрә әлеге карарын гаилә хәлләре белән аңлаткан. Район башлыгы Павел Лоханов аңа рәхмәт хаты тапшырган.

Районның башкарма комитетын кем җитәкләячәге, Михеевның кайда эшләячәге турында район басмасы хәбәр итми. 

  • Роман Михеев Кама Тамагы районы башкарма комитетын 2018 елның февраленнән бирле җитәкләде. Моңа кадәр ул 2015 елдан башлап районның контроль-хисап палатасы рәисе булып эшләде. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10