ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Олег Фазылҗанов юбилеенда Камал театрының легендар спектакле яңартылды

22 октябрь 2018, 20:43 , Фото: Салават Камалетдинов

Олег Фазылҗанов юбилеенда Камал театрының легендар спектакле яңартылды Камал театрында Олег Фазылҗановның 50 яшьлегенә багышланган юбилей кичәсе бара.

(Казан, 22 октябрь, "Татар-информ, Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Камал театры тамашачысына күптән репертуардан төшкән "Телсез күке" спектакленнән өзек карау мөмкинлеге булды. Спектакльдән өзекне Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗановның юбилей кичәсендә күрсәттеләр.

Зөлфәт Хәкимнең "Телсез күке" спектаклендәге Күке Зарифы образы - актерның иң күренекле рольләренең берсе. "Телсез күке" - Камал театрының легендар спектакльләре исемлегендә.

  • Камал театрында Олег Фазылҗановның 50 яшьлегенә багышланган юбилей кичәсе бара. Кичәне "Татар-информ" онлайн күрсәтә.

Кичәдә актерны Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды җитәкчесе Нурия Хашимова, Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, театр җитәкчелеге котлады. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10