ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Уфа милли китапханәсе Мостай Кәримгә багышланган халыкара интернет-бәйге уздыра

22 октябрь 2018, 21:30

Дүрт яшьтән олырак булган һәркем Мостай Кәрим әсәрен сөйләгәнен төшереп видеоязма әзерләп бирә ала.

(Казан, 22 октябрь, “Татар-информ”). Бүген, Мостай Кәримнең туган көнендә, Уфадагы Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге милли китапханә  шагыйрьнең иҗаты буенча халыкара интернет-бәйге турында игълан итте. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

  • Бәйге Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга һәм яшьләр арасында шагыйрь иҗатын популярлаштыру, республика әдәбияты үрнәкләрен пропагандалау һәм укуга кызыксыну уяту максатыннан уздырыла.

Халыкара интернет-бәйгедә дүрт яшьтән олырак булган һәркем катнаша ала. Аның өчен Мостай Кәрим әсәрен сөйләгәнне видеога төшереп язма әзерләп бирергә кирәк.

Укучы Мостай Кәрим әсәрен яки аның бер өзеген сайлап, музыкаль бизәлеш ярдәмендә теләсә-кайсы телдә яттан сөйләргә тиеш. Бәйгедә аерым гына да, коллектив белән дә катнашырга мөмкин.

  • Бәйге 2019 елның апрелендә төгәлләнә. Гаризалар 2019 елның 1 мартына кадәр кабул ителә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10