ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Кукмара районында ике уен мәйданчыгы ачылды

22 октябрь 2018, 23:00 , Фото: kukmor-rt.ru/

Кукмара районында ике уен мәйданчыгы ачылды Спорт мәйданчыклары республика программасы нигезендә төзелде.

(Кукмара, 22 октябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Ризилә Корбанова). Бүген Кукмара районының Мәмәшир һәм Оштырма Юмья авылларында тантаналы рәвештә спорт мәйданчыклары ачылды, дип яза kukmor-rt.ruсайты.

Әлеге чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе начальнигы Алмаз Галәветдинов һәм башкалар бар иде. Бүгеннән әлеге авылларда яшәүче яшьләр заманча итеп эшләнгән мәйданчыктан рәхәтләнеп файдалана алачаклар, ә иң мөһиме - ул балаларның сәламәтлеге өчен куркынычсыз итеп ясалган. Биредә рәхәтләнеп волейбол, баскетбол, бадминтон, футбол уйнарга була.

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10