ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Татарстан Милли музее көзге каникулның файдалы үтүен кайгырта

22 октябрь 2018, 15:58 , Фото: mincult.tatarstan.ru

Татарстан Милли музее көзге каникулның файдалы үтүен кайгырта 29 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр укучылар музейда үзенчәлекле интерактив дәресләрдә һәм мастер-классларда катнаша ала.

(Казан, 22 октябрь, “Татар-информ”). Көзге каникул көннәрендә кече һәм урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен Татарстан Милли музеенда, елдагыча, “Ура, каникуллар!” акциясе уздырыла. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Милли музеенда укучылар Татарстан тарихы, төбәктә яшәүче төрле милләт халкының гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән танышалар.

Кызыксынучан яшүсмерләрне тарихи вакыйгаларга сәяхәтләр көтә. 29 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр 10.00, 12.00 һәм 14.00 сәгатьләрдә укучылар үзенчәлекле интерактив музей дәресләрендә һәм мастер-классларда катнаша ала.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10