ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казанда камалыштагы Ленинград балалары турында фильм төшерелә

22 октябрь 2018, 15:40 , Фото: mincult.tatarstan.ru

Казанда камалыштагы Ленинград балалары турында фильм төшерелә Фильмны “Православие яшьләре” иҗтимагый үзәге һәм “Милли корпорация” продюсерлык үзәгенең Татарстан төбәк бүлеге төшерә.

(Казан, 22 октябрь, “Татар-информ”). Казанда камалыштагы Ленинград балалары турында Ольга Горячева һәм Марина Мусиенко сценарие буенча “Минем әле үләсем килми” фильмы төшерелә. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Кинопроект Президент грантлары фонды бәйгесендә җиңеп чыкты. Фильмны “Православие яшьләре” иҗтимагый үзәге һәм “Милли корпорация” продюсерлык үзәгенең Татарстан төбәк бүлеге төшерә.

Хәзерге вакытта күренешләр төшерү Василий Аксенов музей-йортында бара. Анда 1941 елда ике кызы белән ана кеше яшәгән коммуналь фатир күренеше булдырылган. Соңрак Василий Аксенов музей-йортында фильм геройларының хатирәләре, шулай ук 1941 елдагы Яңа ел каршылау күренеше төшереләчәк.

Санкт-Петербург күренешләрен төшерү өчен, декабрь аенда төшерү төркеме экспедициягә кузгала.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10