ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Хөкемгә тартылу-тартылмавың турындагы белешмәне Дәүләт хезмәтләре порталында алырга мөмкин

22 октябрь 2018, 15:11

РФ Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәренең электрон имзасы куелган белешмә гариза тапшырганнан соң 30 календарь көн дәвамында әзер булачак.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Хөкемгә тартылу-тартылмавың турындагы белешмәне хәзер ТР Дәүләт хезмәтләре порталында электрон рәвештә алырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланучыларга, электрон белешмә алу өчен, порталда гаризаның электрон формасын тутырырга һәм РФ гражданины паспортының сканерланган сурәтен җибәрергә кирәк. Барлык мәгълүматларны тикшергәннән соң, РФ Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәренең электрон цифрлы имзасы куелган документ 30 календарь көн дәвамында гариза бирүченең шәхси кабинетына киләчәк», - дип хәбәр иттеләр агентлыкка ведомствоның матбугат хезмәтеннән.

Электрон белешмә кәгазь варианты белән бертигез дәрәҗәдә кулланыла ала.

Хөкемгә тартылу-тартылмау турындагы белешмәнең кәгазь вариантына Казанның барлык районнарында урнашкан күпфункцияле үзәк бүлекләрендә заказ бирергә һәм алырга мөмкин.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10