ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чаллыда йөк машинасы белән автобус бәрелешеп, юлга ипи чәчелгән

22 октябрь 2018, 13:21 , Фото: соцсети

Чаллыда йөк машинасы белән автобус бәрелешеп, юлга ипи чәчелгән Авария бүген иртән Беренче юл белән Индустриальная урамы чатында килеп чыккан.

(Чаллы, 22 октябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда мини-фургон белән автобус бәрелешеп, юлга ипи чәчелгән. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итә.

Авария бүген иртән Беренче юл белән Индустриальная урамы чатында - «Гараж-500» сәнәгать зонасы янында килеп чыккан. «НефАЗ» белән бәрелешү сәбәпле, автомобильнең өсте ябулы платформасы ычкынып киткән һәм юлга ипи чәчелгән.

Социаль челтәрләрдән файдаланучылар әлеге участокта аварияләрнең күп теркәлүен искәртә һәм биредә светофор куярга киңәш итә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10