ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Республика клиник хастаханәсе баш табибы Татарстан халкының сорауларына җавап бирәчәк

22 октябрь 2018, 12:00 , Фото: архив/Михаил Захаров

Республика клиник хастаханәсе баш табибы Татарстан халкының сорауларына җавап бирәчәк Татарстанда яшәүче һәркем үзен кызыксындырган сорауларны телефон яки WhatsApp аша бирә ала.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев Татарстан халкының сорауларына җавап бирәчәк.

«Татар-информ» агентлыгы бер ай дәвамында телефон һәм WhatsApp мессенджеры аша республика районнарында яшәүчеләр юллаган сораулар һәм мөрәҗәгатьләрне җыячак.

Республика клиник хастаханәсе баш табибының җаваплары бер айдан соң «События» газетасында һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында дөнья күрәчәк.

Үзегезне кызыксындырган сорауларны 22-23 октябрьдә 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр 8-927-037-91-10 номеры буенча шалтыратып бирергә була. Башка көннәрдә сорауларны WhatsApp мессенджеры аша юлларга мөмкин. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10