ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда яңа йорт төзелешендә янгында ике кешене коткарганнар

22 октябрь 2018, 11:45 , Фото: Ильнар Тухбатов, соцсети

Казанда яңа йорт төзелешендә янгында ике кешене коткарганнар Авиатөзелеш районындагы Побежимов урамында төзелә торган ун катлы йортта янгын чыккан.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Казанда яңа төзелә торган ун катлы йортта янгын чыккан, ике кешегә коткаручылар ярдәм иткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген иртәнге унда Казанның Авиатөзелеш районындагы Побежимов урамында төзелә торган ун катлы йортта янгын чыккан. Урынга шунда ук 5нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре барган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре автобаскыч ярдәмендә бинаның икенче катыннан ике кешене җиргә төшергән. Янгынны бу хакта хәбәр килеп, 20 минут узганнан соң сүндергәннәр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10