ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы: Без Татарстаннан артта калдык

22 октябрь 2018, 10:14

Радий Хәбиров Башкортстанның күрше республикадагы тәҗрибәне үзләштерәчәген вәгъдә итте.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Башкортстан Татарстаннан артта калды, дип белдерде Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров «Россия 1» телеканалына биргән интервьюда.

Ике республика халкы – туганнар, тик бу «уңай көндәшлеккә» комачауламады, дип искәртте Хәбиров. «Әмма кайсыдыр урында без, мөгаен, артта калганбыздыр», - диде ул.

Хәбәрче Татарстанда Универсиада, йөзү буенча Дөнья чемпионаты кебек проектлар гамәлгә ашырылуын искәртте һәм ни өчен Башкортстанның, зур мәйдан биләве һәм халкы күп була торып, күршеләрен куып җитә алмавы белән кызыксынды.

Радий Хәбиров сүзләренчә, республика Татарстан тәҗрибәсен үзләштерәчәк, шулай ук төбәк һәм ил өчен яңалыклар тәкъдим итәчәк.

 

 

 

 

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10