ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Төмәндә “Чәкчәк пати” акциясендә катнашучыларны тамашачылар бәяләгән

22 октябрь 2018, 08:42 , Фото: yanarish72.ru

Төмәндә “Чәкчәк пати” акциясендә катнашучыларны тамашачылар бәяләгән Чәкчәкнең камыры – ул төрле якка сибелгән татарлар, дип аңлаткан Стелла Шакирова.

(Казан, 22 октябрь, "Татар-информ"). Төмән татар мәдәният үзәге оештырган “Чәкчәк пати” акциясендә катнашучыларны тамашачылар бәяләгән. Алар махсус жетоннар ярдәмендә тавыш биргән. Бу турыда "Яңарыш" сайты хәбәр итте.

Шәһәрдәге сәүдә-күңел ачу үзәгендәге бәйге-күргәзмәдә өч хуҗабикә - Зөһрә Әхмәтова, Гүзәл Мурзина, Кәсирә Юмашева һәм ике оешма - Айзатуллова шәхси оешмасының “Дуслык” гаилә кулинариясе белән ООО “Колос” оешмасы (Төмән районы, Ямбай авылы) катнашкан.

“Чәкчәк – ул татарлар символы. Чәкчәкнең камыры – ул төрле якка сибелгән татарлар, ә бал – татар халкын берләштерүче мәдәният, тел һәм тарих”, - дип акциянең төп мәгънәсен аңлаткан Үзәкнең сәнгать җитәкчесе Стелла Шакирова.

Биредә татар мәдәният үзәгенең “Бәйрәм” җыр, ”Әпипә” уен корал, “Аккош” бию ансамбле, “Fresh” эстрада вокал студиясе чыгыш ясаган. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10