ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстан Президенты Америкада халыкара конференциядә катнашачак

22 октябрь 2018, 08:14 , Фото: president.tatarstan.ru

Татарстан Президенты Америкада халыкара конференциядә катнашачак Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Сан-Францискога килде.

(Казан, 22 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Американың Сан-Франциско шәһәрендә Oracle OpenWorld халыкара конференциясендә катнашачак һәм Oracle компаниясе җитәкчелеге белән очрашачак. Бу турыда республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сан-Францискога (АКШ, Калифорния штаты) өч көнлек эш сәфәренә килде.

Татарстан Президенты JVIS, American Gas&Technology компаниясе җитәкчелеге белән берничә эшлекле очрашу уздырырга, мәгариф учреждениеләрендә, Потомак, Woz-U, Стэндфорд университетларында булырга ниятли.

Стэнфорд университетында Рөстәм Миңнеханов бизнес-мәктәптә булырга һәм бизнес һәм икътисадның дәүләт секторы вәкилләре өчен уку-укыту курсы лекцияләренең берсендә катнашырга җыена.

Шулай ук Рөстәм Миңнехановның инвестицияләр һәм инвестицион фондлар өлкәсендә эшлекле даирәләр белән очрашулары көтелә.

23 октябрьдә, Рөстәм Миңнеханов, Халыкара технология симпозиумында булып, «Технологияләр һәм җәмгыять. Буыннар» панель сессиясендә катнашачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10