ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Исландиядә милли паркта һәм спорт комплексында булды

22 октябрь 2018, 07:33 , Фото: instagram.com/rusminnikhanov/

Рөстәм Миңнеханов Исландиядә милли паркта һәм спорт комплексында булды Татарстан Президенты Thingvellir үзәнлеге өстеннән вертолетта очып, шарлавыкны, вулкан кратерын карап узды.

(Казан, 22 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Исландиядә эшлекле сәфәре вакытында Thingvellir милли паркын һәм Egislholl спорт комплексын карады. Бу урыннардан фото һәм видеоны республика җитәкчесе социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә урнаштырды.

Рөстәм Миңнеханов милли парк урнашкан  Thingvellir үзәнлеге өстеннән вертолетта очып узды. Кыяларны, төче сулы күлләрне, Эхсарау елгасын карады. Биредә Эсараурфосс шарлавыгы да бар. Парк вулкан зонасына керә.

Татарстан Президенты Рейкъявиктагы Egisholl спорт комплексын да хоккей тренировкасын карады.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10