ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстан Президенты Исландиядә ябык спорт мәйданчыклары төзү тәҗрибәсен өйрәнде

22 октябрь 2018, 07:14 , Фото: instagram.com/rusminnikhanov/

Татарстан Президенты Исландиядә ябык спорт мәйданчыклары төзү тәҗрибәсен өйрәнде Татарстан Исландия тәҗрибәсен файдаланырга тиеш дип саный Рөстәм Миңнеханов.

(Казан, 22 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Исландия башкаласы Рейкъявик шәһәрендә ябык спорт мәйданчыклары оештыру тәҗрибәсен өйрәнде. Бу илгә эшлекле сәфәре барышында төшерелгән фото, видеоларны Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә урнаштырды.

"Безгә шундый кырларның проектларын ясап, үзебездә дә төзергә кирәк", - дигән Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты төшергән роликта Казан мэры Илсур Метшин да күренә. "Безнең мэр Казанда моннан да яхшырак итеп төзергә җыена", - ди республика җитәкчесе.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10