ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Мамадышта районкүләм Корбан ашына 350 кеше чакырылган

22 октябрь 2018, 05:00 , Фото: mamadysh-rt.ru

Мамадышта районкүләм Корбан ашына 350 кеше чакырылган Район башлыгы Анатолий Иванов һәм килгән кунаклар чарада катнашучыларны бәйрәм белән котладылар.

(Мамадыш, 22 октябрь, "Татар-информ", "Нократ"). Мамадыш шәһәрендәге 2нче лицейның ашханәсендә районкүләм Корбан ашы узды. Анда 350 кешегә урын әзерләнгән иде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Район башлыгы Анатолий Иванов һәм килгән кунаклар чарада катнашучыларны бәйрәм белән котладылар. Корбан ашына килүчеләр сый-нигъмәттән авыз итеп, вәгазь тыңлап, дога кылып, үзара хәл-әхвәл сорашып, тагын бер кат күңелләрен сафландырдылар. Имам-мөхтәсиб Илһам хәзрәт белдерүенчә, мондый Корбан ашлары районда традиция буенча даими уздырыла.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10