ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Зәйдә Армия җыры фестиваленә ветераннарны чакырганнар

22 октябрь 2018, 07:00 , Фото: zainsk-rt.ru

Зәйдә Армия җыры фестиваленә ветераннарны чакырганнар Район башлыгы җитәкләгән чакырылыш комиссиясе армиягә алыну яшендәге 22ләп егетне тикшереп, тиешле карар кабул итте.

(Зәй, 22 октябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова). Зәйнең "Энергетик" Мәдәният сараенда Армиягә чакырылучы көне оештырылды. Әлеге чара бу юлы Армия җыры фестивале буларак узды. Аңа булачак солдатлар, аларның әти-әниләре һәм якыннары, шулай ук сугыш хәрәкәтләре ветераннары чакырылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Кичә башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизовның армия сафларына алынучы егетләрне сәламләве белән башланды. Ул чыгышында ил саклау ир-егетнең изге бурычы булуын ассызыклап, егетләребезнең намуслы хезмәт итүләрен теләде, әлеге фестивальнең матур традициягә әверелүенә ышаныч белдерде. Фестиваль кысаларында иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар чыгыш ясады, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр патриотик композицияләр күрсәтте. Чыгышларны район хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов, мәдәният хезмәткәрләре бәяләде.

Район башлыгы җитәкләгән чакырылыш комиссиясе армиягә алыну яшендәге 22ләп егетне тикшереп, тиешле карар кабул итте. Разиф Кәримов егетләрнең армия хезмәтен яхшы узып, исән-имин кайтуларын теләде.

Көзге чакырылышта районнан 70 егет армия сафларына алыначак. Беренче чакырылыш 22 октябрьдә, соңгысы исә 17 декабрьдә булачак. Зәй егетләре нигездә Россиянең коры җир гаскәрләре, диңгез флоты, ракета һәм тимер юл гаскәрләрендә хезмәт итәчәк. Кагыйдә буларак, 3 егет районның шефлыкка алынган өлешендә - Әстерхан өлкәсендә солдат хезмәтен үтәячәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10