ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Зәй яшьләре "Безнең заман" фестивале төбәк туры гала-концертында җиңде

22 октябрь 2018, 00:00 , Фото: zainsk-rt.ru

Зәй яшьләре Район яшьләренең һәр номеры төрле номинацияләрдә беренче урын алды.

(Зәй, 22 октябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Энҗе Әгъләмова). Зәйдә республика күләмендә алтынчы тапкыр үткәрелүче эшче яшьләрнең "Безнең заман" телевизион иҗат фестивале төбәк туры узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ике көн дәвамында барган бәйге гала-концерт белән бәйрәм рухында тәмамланды. Безнең Зәй яшьләре биредә дә сынатмады. Һәр номер төрле номинацияләрдә беренче урын алды. Ә мәгариф идарәсе яшьләренең үзенчәлекле хореографик, театрлаштырылган тамашасы фестивальнең Казанда үтәчәк финал турына сайлап алынды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10