ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Әлки районында силос салу эшләре төгәлләнгән

21 октябрь 2018, 22:00 , Фото: alki-rt.ru

Әлки районында силос салу эшләре төгәлләнгән Кукуруз һәм көнбагыш суктыру эшләре дәвам итә.

(Әлки, 21 октябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Азат Низамиев). ​​​​​​​Әлки районында маллар өчен базларга 120 мең 715 тонна силос салганнар. Силос өчен кукурузны тулысынча җыеп алганнар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

 

Хәзер “Кызыл Шәрык-Агро” комбайннары бөртек өчен кукуруз суктыруда эшлиләр. Быел әлеге культура 5471 гектар били. Әлегә шуның 2 мең гектарыннан кукуруз бөртеге суктырып алынган. Уңыш гектардан уртача 42,6 центнер чыга.

Шулай ук район кырларында 11915 гектарда игелгән көнбагышны суктыру дәвам итә. Әлеге мәйданның 7556 гектарыннан уңыш җыеп алынган. Механизаторлар көн саен 200 әр гектар мәйданда май культурасын суктыралар.

Басуларда туңга сөрү эшләре дә дәвам итә. Көздән 60 мең гектар җир эшкәртелеп калырга тиеш булса, шуның 45 мең гектарында эш башкарылган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10