ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Әгерҗе районы Кичкетаң авылында бер мең төп агач утырттылар

21 октябрь 2018, 20:00 , Фото: agryz-rt.ru

Әгерҗе районы Кичкетаң авылында бер мең төп агач утырттылар Әлеге игелекле эш “Агач утырт“ акциясе кысаларында оештырылды.

(Әгерҗе, 21 октябрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Әгерҗе районы Кичкетаң авылын яшелләндерүгә авылдагы бер төркем бюджет оешмалары хезмәткәрләре белән бергә 8 сыйныф укучылары да зур өлеш керттеләр. Алар Сабан туе уза торган мәйданга 300 төп каен үсентесе утыртканнар. Бу турыда район газетасы яза.

Яшьләр урамында яшәүчеләр дә биредә 500 төп чыршы, нарат, каен, усак үсентеләре утыртканнар.

Күптән түгел “Кичке-Таң“ заказнигы хезмәткәрләре, башлангыч сыйныф укучылары, волонтерлар, авыл имам-хатибы Мөхәммәтазат хәзрәт Гатин Мәдәният йорты янындагы “Җир хартиясе“ аллеясын яшелләндергәннәр. Алар анда 200 төп чыршы утыртканнар. Әлеге игелекле эш “Агач утырт“ акциясе кысаларында оештырылды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10