ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Диас Вәлиевның 80 еллыгын Язучылар берлегенең Тукай клубында билгеләп үтәләр

21 октябрь 2018, 18:00 , Фото: архив/Михаил Захаров

Диас Вәлиевның 80 еллыгын Язучылар берлегенең Тукай клубында билгеләп үтәләр Әдәби-музыкаль кичә 22 октябрьдә 17.00 сәгатьтә башлана.

(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”). Иртәгә, 22 нче октябрьдә, Татарстан Язучылар берлегенең Габдулла Тукай исемендәге клубында язучы, драматург, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Диас Вәлиевның 80 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә була. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әдәби-музыкаль кичә Мөштәри урамы, 14 йорт адресы буенча,  22 октябрьдә 17.00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.

  • Прозаик, драматург, Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Диас Вәлиев 1938 елның 1 июлендә Татарстанның Арча районы Казанбаш авылында туа. Балачагы һәм мәктәп еллары Казан шәһәрендә уза. Диас Вәлиев рус телендә яза. Хикәя һәм повестьлары тупланган проза китаплары Казан һәм Мәскәү китап нәшриятларында дөнья күрә. Аның "Намус хөкеме" (1971), "Язмышың хәл ителгәндә" (1976), "Үз-үзеңә хыянәт итсәң" (1979) драмалары Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куелды. Язучы 2010 елның 1 ноябрендә Казанда вафат булды.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10