ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Татарстан 2020 елда Токиода узачак XXXII елгы Олимпия уеннарына кандидатлар әзерли

21 октябрь 2018, 17:19 , Фото: minsport.tatarstan.ru

Татарстан 2020 елда Токиода узачак XXXII елгы Олимпия уеннарына кандидатлар әзерли Татарстаннан каратэ буенча Россия җыелма командасына Россиянең спорт мастеры исеменә лаек булган Алинә Шишканова тәкъдим ителә.

(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан Спорт министрлыгында киңәшмәдә 2020 елда Токиода (Япония) узачак XXXII Олимпия уеннарына Татарстаннан каратэ буенча кандидатлар тәкъдим ителде. Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырышта 20 яшьлек спортчы Алинә Шишканованың шәхси тренеры Искәндәр Шаһин спортчы кызның ярышларда чыгыш ясау нәтиҗәләре һәм алга таба эш планнары турында  сөйләде.

  • Россия җыелма командасына Татарстаннан каратэ буенча кандидат Алинә Шишканова - Россия спорт мастеры исеменә лаек булган спортчы. Алинә - “Ак бүре” балалар һәм яшүсмерләр мәктәбендә әзерләнгән спортчы. Ул “Кумитэ - 61 кг” дисциплинасы буенча чыгыш ясый.

Киңәшмәдә Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Татарстан Спорт министрлыгының Спортчыларны әзерләү үзәге директоры Михаил Смолкин, җыелма командалар әзерләү идарәсе директоры урынбасары Артур Җәләлов һәм башкалар катнашты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10