ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Яшь картингчылар Татарстан Эчке эшләр министрлыгы кубогы өчен көрәште

21 октябрь 2018, 16:44 , Фото: minsport.tatarstan.ru

Яшь картингчылар Татарстан Эчке эшләр министрлыгы кубогы өчен көрәште Ярышларда Татарстанның 30 шәһәреннән һәм районыннан 68 узышчы катнашты.

(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”). Казанда балалар һәм яшүсмерләр арасында картинг буенча Татарстан Эчке эшләр министрлыгы кубогына традицион ярышлар узды. Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Ярышларда Татарстанның 30 шәһәреннән һәм районыннан 68 узышчы катнашты. Ярышлар ике категориядә: 9 - 11 һәм 12 – 15 яшьлек яшь картингчылар арасында барды.

Кечкенә яшьтәгеләр категориясендә Мөслим районыннан килгән Солтан Йосыпов җиңүче булды. 2нче урынны - Чаллыдан Азат Бәдретдинов, 3нче урынны Казаннан Даниэль Гатиятуллин яулады.

Өлкәннәр төркемендә беренче булып финишка Казаннан Инсаф Садриев килеп җитте. 2нче урынга - Арча районынан Рәсим Шәмсетдинов, 3нче урынга Әлмәт районыннан Юлия Абрамова чыкты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10