ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда Төбәкара клиник-диагностика үзәгеннән эвакуация видеосы барлыкка килде

21 октябрь 2018, 16:16 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Казанда Төбәкара клиник-диагностика үзәгеннән эвакуация видеосы барлыкка килде Карбышев урамындагы Төбәкара клиник-диагностика үзәге подвалында кыска ялганыш килеп чыккан.

(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”). Казанда кыска ялганыш аркасында төтен баскан Төбәкара клиник-диагностика (МКДЦ) үзәгеннән эвакуация видеосы барлыкка килде. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген өйлә вакытында Карбышев урамындагы Төбәкара клиник-диагностика үзәгенең подвалын төтен баскан иде. Кыска ялганыш аркасында чыккан төтен беренче катка да таралган.

А һәм Б блогыннан барлыгы 314 авыру эвакуацияләнгән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе янгын сүндерү хезмәте җитәкчесе урынбасары Марсель Исмәгыйлов әйтүенчә, зыян күрүче булмаган.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10