ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

“Бәллүр компас” илкүләм премиясендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады

21 октябрь 2018, 15:49

Премиягә фәнни казанышлар, фотоэшләр, табигатьне һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау һ.б өлкәдә проектлар, хезмәтләр кабул ителә.

(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”). Инде җиденче тапкыр үткәрелүче “Бәллүр компас” ("Хрустальный компас") илкүләм премиясенә дәгъва кылучылардан гаризалар кабул итү башланды. Бу хакта Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы рәсми сайтында хәбәр ителә.

  • “Бәллүр компас” халыкара илкүләм премиясе 2012 елдан бирле география, экология һәм башка өлкәләрдә тапшырылып килә. Бәйгедә география, экология, табигатьне һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау һ.б. өлкәләрдәге проектларны тормышка ашырган, Россиядә һәм башка илләрдә яшәүче кешеләр һәм иҗат берлекләре, Россия һәм чит ил оешма һәм предприятиеләре катнаша ала.

Бәйге һәр елны 11 номинациядә уза. Анда фәнни казанышлар, басылып чыккан эшләр, фотоэшләр, табигатьне һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм популярлаштыру өлкәсендә проектлар һәм башка хезмәтләр карала.

Премия Рус география җәмгыяте һәм “Газпром” ГАҖ ярмендә оештырыла.

Бәйгедә катнашу өчен теркәү формасын тутырырга (http://rus-compass.ru/ сайтыннан алып була), ирекле формада презентация әзерләргә, фотоны куеп, материалларны premiya.compass@mail.ru электрон адресына юлларга кирәк.

Төгәлрәк мәгълүматны http://eco.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1308504.htm сылтамасы буенча белеп була.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10