ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Казанда Төбәкара клиник-диагностика үзәген төзекләндерү 136 миллион сумга төшә

21 октябрь 2018, 13:25

Татарстанның өч медицина оешмасында төзекләндерү эшләре бюджет хисабыннан башкарылачак.

(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”). Казанда Төбәкара клиник-диагностика үзәгенең бер бинасына 135,9 миллион сумга капиталь төзекләндерү эшләре башкарылачак. Бу хакта мәгълүмат дәүләт сатып алулары порталында басылып чыкты.

Бинада капиталь төзекләндерү эшләре Татарстан бюджеты хисабыннан башкарыла. Татарстанның Баш инвестицион-төзелеш идарәсе тендер буенча заказчы булып тора. 12 ноябрьдә подрядчыны сайлау буенча аукцион узачак.

Моннан тыш, дәүләт сатып алулары порталындагы мәгълүматтан күренгәчә, төзекләндерү эшләре Республика клиник хастаханәсендә һәм Балык Бистәсе  район үзәк хастаханәсендә үткәрелергә тиеш.

Республика клиник хастаханәсендә 1,3 миллионга кондиционер һәм челтәрләр системасы эшләре башкарылачак. Балык Бистәсе үзәк район хастаханәсендә дәвалау бинасында капиталь төзекләндерү эшләре 33,9 миллион сумга төшәчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10