ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

"Аманиды" туган телдәге җырлар конкурсы төгәлләнеп килә

21 октябрь 2018, 12:27 , Фото: addnt.ru

Финалга чыгучылар концертта һәм бүләкләү тантанасында катнашу өчен 28-31 октябрьдә Казанга чакырылачак.

(Казан, 21 октябрь, "Татар-информ"). 30 октябрьдә Казанда "Аманиды" туган телдәге җырлар конкурсының Гала-концерты үтәчәк. Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында әлеге чарага әзерлек йөзеннән җыелыш уздырылды, дип хәбәр итә Дуслык йорты матбугат үзәге.

  • Конкурска гаризалар 15 октябрьгә кадәр кабул ителде. Конкурста катнашу өчен Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән Россия халыклары телләрендә җыр башкаручы вәкилләр чакырулы иде. Нәтиҗәдә конкурсның финал этабына 14 башкаручы узган. 

Финалга чыгучылар концертта һәм бүләкләү тантанасында катнашу өчен 28-31 октябрьдә Казанга чакырылачак.

Конкурсның оештыручылары – Казан дәүләт энергетика университеты һәм Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе (Росмолодежь булышлыгы белән).


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10