ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

КФУда “Беренче курс студентлары көне" фестивале гала-концерт белән тәмамлана

21 октябрь 2018, 10:26

Беренче курс студентлары үз сәләтләрен башта КФУ “Уникс” мәдәни-спорт комплексында, Алабуга һәм Чаллы институтларында күрсәтте.

(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”). 25 октябрьдә Казан (Идел буе) федераль университетының "УНИКС" спорт-күңел ачу комплексының зур залында “Беренче курс студентлары көне - 2018” фестиваленең гала-концерты була. Гала-концертта беренче курс студентлары һәм иҗат коллективлары иң яхшы җыр-биюләрен тәкъдим итәчәк. Бу хакта КФУның матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Беренче курс студентлары 3 октябрьдән 11 октябрьгә кадәр - КФУ “Уникс” мәдәни-спорт комплексында, ә 15 октябрьдә Алабуга һәм Чаллы институтларында иҗади сәләтләрен күрсәтте. Бу чыгышлар быелгы көзнең мөһим вакыйгасы булган “Беренче курс студентлары көне - 2018” студентлар фестиваленең бер өлеше булды. Хәзер Alma mater яңа талантларны барлады.

Фестиваль гала-концертында беренче курс студентларыннан иң яхшы башкаручылар һәм иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Иҗади чарада тантаналы төстә фестиваль җиңүчеләре һәм лауреатлары бүләкләнәчәк. Бәйгенең “Журналистика” юнәлешендә катнашучылары да игътибардан читтә калмаячак.

  • “Беренче курс студентлары көне - 2018” фестивале гала-концерты КФУның "УНИКС" мәдәни-спорт комплексының зур залында 17 сәгать 30 минутта башлана.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10