ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Сәләтле яшьләрне "Талантлар Университеты" проектлар олимпиадасында катнашырга чакыралар

21 октябрь 2018, 09:47 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Сәләтле яшьләрне Олимпиадада тормышка ашырырлык идеясе яисә проекты булган яшьләр катнаша ала.

(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”). "Талантлар Университеты" проектлар олимпиадасында катнашу өчен 12 яшьтән 30 яшькә кадәр булган яшьләрдән гаризалар кабул ителә. Бу хакта Татарстан Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • "Талантлар Университеты" проектлар олимпиадасына гаризалар 21 октябрьгә кадәр кабул ителә. Олимпиадада тормышка ашырырлык идеясе яисә проекты булган яшьләр катнаша ала.

Олимпиада өч юнәлештә узачак:

- “Генераль конструктор” (инженер-конструктор) – яңа технологияләр өлкәсендәге проектларны колачлый: робототехника, пилотсыз модельләштерү, автоконструкторлаштыру, IT.
- “Фәнни ярышлар чемпионаты” (фәнни-эзләнү) – фәндәге актуаль проблемалар буенча эзләнү эшләре алып барырга теләүчеләр өчен булачак.
- “Эшмәкәрләр уены” (эшмәкәрлек) – бу юнәлеш кысаларында катнашучылар шәхси стартап булдыру серләренә төшенәчәкләр. 

Бәйге кысаларыннан тыш, катнашучылар проект эшләү һәм аның белән идарә итү буенча онлайн курс узачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10