ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Дәүләт Советы депутаты Минзәлә мәктәпләрендә парламент дәресләре үткәрде

21 октябрь 2018, 06:00 , Фото: menzela.ru/

Дәүләт Советы депутаты Минзәлә мәктәпләрендә парламент дәресләре үткәрде Ирек Шәрипов укучыларга ТР Дәүләт Советы һәм депутатлар эшчәнлеге, законнарның безнең тормышыбызда нинди роль уйнавы турында сөйләде.

(Минзәлә, 21 октябрь, "Татар-информ", "Минзәлә" , Флүрә Мусина). 15 октябрьдән 20 октябрьгә кадәр район мәктәпләрендә Парламент дәресләре үткәрелде.  Минзәләдә Гимназия һәм 3 нче урта мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары өчен шундый очрашу ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Халыклар Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева катнашында үтте. Бу хакта район газетасы яза.

Татарстан Дәүләт Советы инициативасы белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы катнашында оештырылган быелгы парламент дәресенен темасы – "Парламент, жәмгыять һәм мин" дип атала. Депутат дәреснең максаты - укучыларнын фикерләвен киңәйтү, аларны дәүләт һәм җәмгыять үсеше, шул исәптән республика тарихы белән таныштыру булуын әйтте.

Ирек Шәрипов укучыларга ТР Дәүләт Советы һәм депутатлар эшчәнлеге, законнарның безнең тормышыбызда нинди роль уйнавы турында сөйләде. Укучылар депутатның чыгышын зур кызыксыну белән тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10