ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Кукмаралылар Зәйдә “Ак калфак” татар хатын-кызлары утырышында катнашты

21 октябрь 2018, 04:00 , Фото: kukmor-rt.ru/

Кукмаралылар Зәйдә “Ак калфак” татар хатын-кызлары утырышында катнашты Бөтендөнья иҗтимагый татар хатын-кызлар оешмасы рәисе иң активларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

(Кукмара, 21 октябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны" ). “Ак калфак” татар хатын-кызларының чираттагы утырышы республика, Россия төбәкләре һәм чит кыйтгалардан килгән 100 кешелек делегация катнашында Зәй җирлегендә узды. Кукмарадан делегат буларак мәдәният йорты методисты Регина Хәкимҗанова, “Гөрләвек” балалар бакчасының татар теленә өйрәтүче тәрбиячесе Эльвира Габдрахманова һәм  Кукмара “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

“Суккан палас өстендә йомры калач” дип аталган чара “Энергетик” мәдәният йорты каршында кунаклар өчен оештырылган көзге ярминкәне караудан башланды. Чарада 5 регион һәм 34 районнан килгән делегация эшен күрсәтте. Күчмә утырышның программасы бик бай эчтәлекле иде. Балалар бакчалары тарафыннан оештырылган иҗади мәйданчыкларда йола-бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре, татар халык әкиятләренә нигезләнеп эшләнгән җанлы сыннар белән танышырга мөмкин иде.

Күчмә утырышның пленар өлеше “Энергетик” мәдәният йорты бинасында Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримовның сәламләү сүзе белән башланып китте. “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Энҗе Әхмәтҗанова ел дәвамында районда башкарылган эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Бөтендөнья иҗтимагый татар хатын-кызлар оешмасы рәисе Кадрия Идрисова республика күләмендә алып барылган эшләр турында җентекләп сөйләде һәм “Ак калфак” җирле иҗтимагый оешмасының иң актив хатын-кызларына Рәхмәт хатлары тапшырды.

Чарада катнашучылар “Азаль”, “Мирас” вокаль-хореография ансамбльләре, “Легенда” бию ансамбле, “Ак калфак” бәйгесендә җиңүче балалар чыгышларын яратып карадык. Хәзерге чор татар модасы күпләрдә зур кызыксыну уятты. “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы вәкилләре зәйлеләрнең эшчәнлегенә зур бәя бирделәр, киләчәктә дә милли рухны саклау буенча уңышлар теләделәр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10