ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Зәйдә «Безнең заман» республика фестивале башланды

21 октябрь 2018, 00:00 , Фото: zainsk-rt.ru/

Зәйдә «Безнең заман» республика фестивале башланды Бәйгедә оешмаларның 18-35 яшьлек хезмәткәрләре катнаша.

(Зәй, 21 октябрь, «Татар-информ», «Зәй офыклары», Рәзимә Кашапова). Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сараенда эшләүче яшьләр арасында «Наше время – Безнең заман» республика фестиваленең төбәкара туры үтә. Анда республиканың 10 районы 52 оешмасыннан 235 кеше катнаша. Зәй данын исә мәгариф идарәсе - өч, «Энергетик» сарае хезмәткәре Иван Чебаков «В краю магнолий» җыры белән «Музыка» номинациясендә яклый. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Шулай итеп фестивальдә катнашучылар иҗат мөмкинлекләрен «Музыкаль юнәлеш», «Бию юнәлешендә», иртәгә - «Минутлык дан» номинацияләрендә чыгыш ясаячаклар. Фестивальдә ялгыз, күмәк башкаручылар, шулай ук оешманы тәкъдим итүче командалар катнаша. Бәйгедә оешмаларның 18-35 яшьлек хезмәткәрләре катнаша. Фестивальлне ачу тантанасында башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов катнашып, чарада катнашучыларны район башлыгы исеменнән сәламләде, фестивалнең күңелле чыгышлар һәм мизгелләргә бай булуын теләде. Сайлап алу турында катнашучыларга «Энергетик» сараенда эстрада сәнгате, замача хореография, режиссура һәм пластика буенча мастер-класслар да күрсәтелә, түгәрәк өстәлләр оештырыла. Соңгыларында жюри тарафыннан кимчелекләр-тәкъдимнәр әйтелә. Фестивальдә катнаучылар чыгышларын дәрәҗәле жюри бәяли.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10