ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Әлкидә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен спартакиада үткәрелде

21 октябрь 2018, 03:00 , Фото: alki-rt.ru/

Әлкидә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен спартакиада үткәрелде “Күңелле стартлар”да һәм ГТО нормативлары саналган күнегүләрдә иң акыллы, иң җитез, иң көчлеләрне ачыкладылар.

(Әлки, 21 октябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Айсылу Садретдинова ). Татарстанда инвалидлар җәмгыяте оешуга 30 ел, районда шундый ук оешма барлыкка килүгә 15 ел тулу уңаеннан “Алинә” спорт комплексында физик мөмкинлекләре чикләнгән әлкилеләр өчен спартакиада үткәрелгән иде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Спорт бәйрәмен район башлыгы Александр Никошин ачып, анда катнашучыларны сәламләгәч һәм уңышлар теләгәч, авыл җирлекләреннән килгән командалар җиде төр ярышларда көч сынаштылар. Ир-атлар, хатын-кызлар, бертигез тырышлык, җиңүгә омтылыш күрсәтеп, өстәл уеннарында (тенннис, шахмат-шашка, йөзүдә, ату һәм авырлык күрсәтүдә, “Күңелле стартлар”да һәм ГТО нормативлары саналган күнегүләрдә иң акыллы, иң җитез, иң көчлеләрне ачыкладылар. Мондый ярышларда үзләрен иркен тоючы Николай Атаманов, Ришат Хәлиуллин, Илшат Фәхриев, Туйбикә Сираева, Илсөяр Шаяхмәтова, Илшат Нуретдинов, Фаик Камалов, Петр Бровковлар һәр төрдә диярлек әйбәт нәтиҗәләр күрсәттеләр. Пауэрлифтингта (штанга күтәрү) Таңсылу Садретдинова үзен күрсәтте.

Бәйрәм спорт ярышларына гына кайтып калмады: биредә бакча җимешләре күргәзмәсе дә оештырылган иде. Анда катнашучылар үзләре үстергән иң эре бәрәңге, иң тәмле алма ишеләрне матурлап-бизәп күрсәтә дә белделәр. Балалар исә шунда ук ясалган рәсемнәрен күргәзмәгә куеп күрсәттеләр. Ярыш-конкурсларда һәркем эше, уңышы хупланды, бүләкләнде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10