ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Чүпрәледә "Кичке йөзүдә" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе вәкилләре җиңде

20 октябрь 2018, 23:00 , Фото: chuprale-online.ru/

Чүпрәледә Җиңүчеләргә Грамоталар, медальләр һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

(Чүпрәле, 21 октябрь, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов). Чүпрәленең “Акчарлак” йөзү бассейнында "Кичке йөзүдә" дип аталган ярышлары узды. Вакыт эштән соң кичке якта булуга да карамастан, ярышка районның төрле оешмаларында эшләүче иллегә якын иң яхшы йөзүчесе килгән иде.  Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ярышларны ачканда район башкарма комитетының спорт бүлеге начальнигы Руслан Вильданов спортчыларны кунакчыл каршы алулары өчен “Акчарлак” йөзү бассейны коллективына рәхмәт белдерде, ә катнашучыларга җиңел старт, тиз финиш, сәламәтлек, яхшы нәтиҗәләр, ә иң оста йөзүчеләрнең матур һәм кискен ярышта гадел җиңү яулауларын теләде.

Ярышлар башлангач та, залдагы җанатарлар шау–гөр килеп үз спортчыларына дәрт өстәп җиңү өчен көч биреп тордылар. Башта спортчылар шәхси беренчелек өчен ярышса, аннан соң стартка командалар чыкты, һәр командадан дүрт кеше 50 шәр метр аралыкта эстафета узышында катнашты.

Эстафетада балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе вәкилләре иң җитез йөзделәр. Икенче урынны берләштерелгән “Торпедо” командасы һәм “Акчарлак” йөзү бассейны спортчылары яулады. Җиңүчеләргә Грамоталар, медальләр һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10