ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Кайбыч районында Өченче буын университеты эшли

20 октябрь 2018, 19:00 , Фото: архив/Султан Исхаков

Кайбыч районында Өченче буын университеты эшли Әлеге университетта белем алучы "студент"ларның дүрт төркеме тупланды.

(Кайбыч, 20 октябрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары",  Людмила Путятинская). Университетта укучы пенсионерлар компьютерда эшләргә өйрәнә, хокуклары, туган як турындагы белемнәрен арттыра, сәламәтлекләрен ныгыту буенча төрле дәресләр үткәрелә. Бу турыда Россия Пенсионерлар берлегенең Кайбычтагы җирле бүлеге рәисе Евгения Стерякова сөйләде, дип яза район басмасы. 

Ульянково төп мәктәбендә компьютерга өйрәтү буенча ачылган курсларда өлкән яшьтәге 12 кеше шөгыльләнә. Аларны һәр чәршәмбе саен Бәрлебашы төп мәктәбенең информатика укытучысы Илфак Фәсхетдинов өйрәтә. "Студент"лар интернет серләренә гыйнвар аена кадәр өйрәнәчәк.

Өченче буын университетының тагын бер төркеме Ульянково мәдәният йортына йөри. Алар белән мәдәният йорты методисты һәм китапханәче бию терапиясе үткәрә. Бу университет эшчәнлегендә әле яңа юнәлеш, сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар анда яратып йөри.

Кече Мәме авыл җирлегендә яшәүче өлкән буын кешеләре туган як тарихын, ә Колаңгы авыл җирлегендә яшәүче пенсионерлар хокук нигезләрен өйрәнә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10