ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чаллы шәһәре Башкарма комитетының элекке җитәкчесенә карата җинаять эше туктатылган

20 октябрь 2018, 11:41

Шәһәр прокуратурасы тикшерүчеләр чыгарган материалларны өйрәнеп, җинаять составы билгеләре тиешле күләмдә табылмаганын ачыклаган.

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Яр Чаллы прокуратурасы шәһәр Башкарма комитетының элекке җитәкчесе Фәрхәд Латыйповка карата җинаять эшен туктаткан. Pаконсыз дип танып, эш кузгату турында карарны кире каккан. Бу хакта Татарстан прокуратурасының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Россия Федерациясе Тикшерү комитеты Татарстан буенча идарәсенең Чаллы шәһәре буенча тикшерү бүлеге карарны 18 октябрьдә чыгарган иде.

  • Җинаять эше РФ Җинаять кодексының 286 нчы маддәнең 3 нче өлеше (“в” пункты), 159 нчы маддәнең 4 нче өлеше буенча ачылган.

Шәһәр прокуратурасы тикшерүчеләр чыгарган материалларны өйрәнеп, җинаять составы билгеләре тиешле күләмдә табылмаганын ачыклаган. Моңа бәйле рәвештә, тикшерү материаллары өстәмә тикшерү уздыру һәм законлы карар кабул итү өчен тикшерү бүлеге җитәкчесенә юлланган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10