ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Актанышта чөгендер төягән автомобиль юл кырыена төшеп киткән һәм әйләнгән

20 октябрь 2018, 03:00 , Фото: aktanysh-rt.ru/news/obschestvo/aktanyshta-yul-faigase-chgender-tyagn-yk-mashinasy-faigag-tarygan-fotolar

Актанышта чөгендер төягән автомобиль юл кырыена төшеп киткән һәм әйләнгән Әлеге һәлакәттә зыян күрүче Яр Чаллы шәһәренә, хастәханәгә озатыла.

 (Актаныш, 20 октябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары" , Лилия Бәхтиева). 18 октябрьдә 18.36 сәгатьтә Яр Чаллы янгынга каршы хезмәтенең Әнәк авылындагы аерым кизү бүлегенә Актаныш - Пучы юлында булган транспорт һәлакәте хакында ашыгыч хәбәр килеп ирешә, дип яза җирле басма.

Шикәр чөгендере төягән «МАЗ» йөк машинасы белән идарә иткән 1962 елгы Илеш районы гражданины  идарәне югалта, нәтиҗәдә автомобиль юл кырыена төшеп киткән һәм бер ягына ягына ауган.

Коткару хезмәте килгәндә, шофер үз аңында була, аның гомеренә куркынычы янамавы ачыклана. Һәлакәт урынында янгын яисә шартлау куркынычы күзәтелми.

Зыян күрүче автомашина эченнән алына, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре кулына тапшырыла. Табиблар шоферның баш һәм күкрәк читлеге бәрелүен, сул аягының сынуын хәбәр итә. Әлеге һәлакәттә зыян күрүче Яр Чаллы шәһәренә, хастәханәгә озатыла.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10