ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Актаныш хәрби комиссариаты Башкортстанда хезмәт итүче солдатларны күреп кайтты

20 октябрь 2018, 06:00 , Фото: aktanysh-rt.ru/news/tema-dnya/alkinoga-syakht-soldatlarga-tatar-sye-aktanysh-yaklarynan-fotomizgellr

Актаныш хәрби комиссариаты Башкортстанда хезмәт итүче солдатларны күреп кайтты 18 октябрь көнне монда татар ашлары көне үткәрделәр.

(Актаныш, 20 октябрь, "Татар-информ","Актаныш таңнары" , Гөлназ Хөҗҗәтова). Башкортстанның Чишмә районы Алкино-2 хәрби поселогында, 12нче санлы гвардия инженер-саперлык бригадасында Актаныш районыннан 10 егет хезмәт итә. 18 октябрь көнне монда татар ашлары көне үткәрделәр. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.

Актаныш район хәрби комиссариаты һәм район җитәкчелеге үзенчәлекле бәйрәмгә матур бүләк ясады: милли ризыкларыбыз чәкчәк, кош теле һәм башка тәмле ризыклар алып, моңлы җырчыларыбыз белән хәрби частькә юл тотты.

Сый-нигъмәттән бар солдатлар да авыз итте. Актанышлылар исә, туган өй ризыгын ашаган кебек булдык, дип зур рәхмәтләрен җиткерделәр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10