ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Әлмәтнең яшь рәссамы Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды

20 октябрь 2018, 07:00

Әлмәттән 6 яшьлек Альберт Гаязов “Су һәркемгә кирәк” номинациясендә җиңү яулады.

(Әлмәт, 20 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Россиянең 85 төбәгеннән килгән 10 000 гә якын бала “Разноцветные капли – 2018” Бөтенроссия балалар рәсеме бәйгесендә катнашты, дип хәбәр итә җирле басма.

Бу бәйгедә Әлмәттән 6 яшьлек Альберт Гаязов “Су һәркемгә кирәк” номинациясендә җиңү яулады. Бәйге “Россия суы” федераль максатчан программасы кысаларында ЭКА хәрәкәтенең ярдәме белән Россиянең Табигать министрлыгы тарафыннан оештырылды. Бәйгенең максаты - су ресурсларынннан сакчыл куллану һәм аларга карата сакчыл караш тәрбияләү.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10