ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

И.Гафуров югары уку йортларын берләштерү зур югалтуларсыз узды дип исәпли

20 октябрь 2018, 16:52 , Фото: Рамиль Гали

И.Гафуров югары уку йортларын берләштерү зур югалтуларсыз узды дип исәпли КФУ ректоры сүзләренчә, ул уку йортлары командасының күпчелек өлешен саклап калган.

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Григорий Князев). Илшат Гафуров Казанның югары уку йортларын Казан (Идел буе) федераль университетына берләштерү югалтуларсыз узды дип исәпли. Бу хакта КФУ ректоры “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга “Татар-информ” агентлыгы өчен биргән интервьюсында сөйләде.

Гафуров сүзләренчә, берләштерү барышында Казан университеты ректорының фән, белем бирү һәм тәрбия эшләре буенча урынбасарлары үз вазифаларында калган. Моннан тыш, берләштерелгән югары уку йортлары урынында булдырылган институтларны элеккеге ректорлар җитәкли. Институтлар – ул университетның иң зур структура бүлекләре. Алар бер үк факультетларны берләштерү юлы белән туган.

  • Әңгәмәне тулысынча sntat.ru сайтында укырга мөмкин. Видеоны “Татар-информ”ның YouTube каналында күреп була. Телевизион версияне “Татарстан 24” телеканалында “Интервью без галстука с Андреем Кузьминым” программасында шимбә, 18.30 һәм якшәмбе, 13.30 сәгатьтә карап булачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10