ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Екатеринбургта татар биюе дәресләре бирә башлаганнар

20 октябрь 2018, 10:13

Дәресләрдә шөгыльләнүчеләрнең киләчәктә фестивальләрдә, бәйгеләрдә, концертларда катанашу мөмкинлеге бар.
(Казан, 20 октябрь, "Татар-информ"). Һәр дүшәмбе Екатеринбург яшьләре татарча биергә өйрәнә алачак. Бу хакта җирле татар яшьләренең "Яшен" оешмасы хәбәр итә. 
 
"Әгәр дә син биергә яратасың яисә өйрәнергә телисең икән, безгә кушылып, татар биюе серләренә төшенә аласың. Киләчәктә фестивальләрдә, бәйгеләрдә, концертларда катанашу мөмкинлеге дә бар. Бер дәреснең бәясе - 50 сум, студентлар өчен бушка", диелә хәбәрдә. 
 
 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10