ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

ОСАГО буенча электрон һәм кәгазь полисларының көчен тигезләделәр

20 октябрь 2018, 16:22

Закон проектын кабул ителгәч, Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәренә полисның кәгазь вариантын күрсәтергә мөмкин булачак.

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Россия Дәүләт Думасы ОСАГО турындагы законга төзәтмәләрне беренче укылышта хуплады. Анда мәҗбүри автоиминиятләштерү электрон полисларының кәгазь варианты белән бертигез көчкә ия булуы турында сүз бара. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.

Закон проекты үз көченә кергәч, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәренә полисның кәгазь вариантын күрсәтергә мөмкин булачак, дип ачыклык кертте Россия Финанслар министрлыгының Финанс сәясәте департаменты директоры Яна Пурескина.

Гражданин иминият компаниясеннән бланкта ОСАГО полисын бирүне дә сорый ала, дип ачыклык кертте бүген финанслар министры урынбасары Алексей Моисеев.

Әлегә Юлда йөрү кагыйдәләрендә машина белән идарә итүче гражданинның үзе белән идарә итү таныклыгыннан тыш, автоиминиятләштерү полисы да булырга тиеш. Эчке эшләр министрлыгы законы кабул ителгәч, юлда йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр керәчәк. Әмма ул вакытка кадәр полисның кәгазь вариантын үзең белән йөртү кирәк, ул булмаган очракта җәзасы да юк, дип билгеләп үтте Россия автоиминиятләштерүчеләр берләшмәсе башкаручы директоры урынбасары Сергей Ефремов.

Моннан тыш, расланганнан соң закон транспорт чарасын теркәү һәм техник тикшерү узган вакытта ОСАГОның кәгазь вариантын күрсәтмәү мөмкинлеге бирә, иминиятләштерүчеләрнең системаларында һәм хисапларында ике тапкыр учет алып баруны һәм һәр иминиятләштерүче өчен полисның уникаль тәртип номерларын гамәлдән чыгарачак.

Шулай ук закон проектына җәрәхәтләнгән җәяүлеләргә һәм һәлак булган җәяүлеләрнең мирас алучыларына ОСАГО буенча таләпләрне тыя торган нормалар кертелгән.
«Татар-информ» агентлыгы Россия Финанслар министрлыгы ОСАГО бәясеннән коэффициентларны гамәлдән чыгарырга планлаштыра дип хәбәр иткән иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10