ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Фәрит Мөхәммәтшин "Казан" журналын 25 еллыгы белән котлады

19 октябрь 2018, 21:42 , Фото: Рамиль Гали

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Дәүләт Советы Рәисе катлаулы чорда чыга башлаган журналны тарихи басма дип атады.

(Казан, 19 октябрь, "Татар-информ", Александр Елисеев). Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "Казан" журналын 25 еллык юбилее белән котлады. Бәйрәм тантанасы Казан ратушасында узды.

Парламент җитәкчесе катлаулы вакытта чыга башлаган журналны тарихи басма дип атады. 25 ел элек кабул ителгән карарның зирәк акыл һәм алдан күрүчәнлек белән эшләнүен вакыт раслады, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин.

Журнал күп еллар дәвамында тиражын саклый һәм даими укучылар аудиториясе бар. Дәүләт Советы рәисе үзе дә “Казан” журналын укуын әйтте. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, журналга ихтыяҗ бар һәм ул дөньяның төрле почмакларында укучылар арасында популярлык казана.

Фәрит Мөхәмәтшин журналга зур тираж, яңа профессиональ биеклек һәм чәчәк ату теләде. Аннары ул коллективка Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Рәхмәт хатын тапшырды.

Журналның баш мөхәррире Юрий Балашов Парламент җитәкчесенең басманың үсешенә керткән өлешенә югары бәя бирде һәм Фәрит Мөхәммәтшинга “Казан” журналының Рәхмәт хатын тапшырды.

Чакырылган кунаклар арасында танылган журналистлар да күп иде. “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов басманы бәйрәм белән котлады.

"Мин журналның һәр номерын укып барам. Юрий Балашовка рәхмәт әйтәсем килә. Ул баш редактор вазифасында журнал өчен зур эшләр башкара. Ул гади кеше түгел. Үз-үзенә ышанган, үз дигәнен булдыручан кеше. Аның тырышлыгы белән журнал актуальлеген саклап кала һәм бүгенге көндә дә кызыклы булуын дәвам итә", - диде Айрат Зарипов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10